ПРОДЮ’СЕР и. ингл. 1) Нинди дә булса сәнгать өлкәсендә зур чаралар уздыруга, фильмнар төшерүгә бәйле оештыру эшләре белән шөгыльләнүче, эшнең финанс ягын тикшереп торучы зат. Мансур Гыйләҗев шул киностудия белән иҗат ителгән «Упкын» (2003), «Зөләйха» (2004) фильмнарының мөхәррире һәм продюсеры була. Р.Даутов. Аның егете – продюсер һәм режиссёр Тимур Вантейн. Татарстан яшьләре 2) Артистның шәхси агенты. Чабата – Сөмбелә төркеменең администраторы, дөрес, визиткасына ул үзен эре-калын хәрефләр белән продюсер дип яздырган. К.Кәримов |