ПРОДУ’КЦИЯ и. лат. 1) Берәр предприятие, сәнәгать тармагы яки илнең бөтен халык хуҗалыгы җитештереп чыгара торган әйберләр җыелмасы. Наил Түбән Кама химия заводларының берсендә коммерция директоры булып эшли, үзләре җитештергән продукцияне тарату буенча аңа бик еш командировкаларда булырга туры килә. Р.Хәбибуллина. Биредә игенчеләр яшәгән һәм алар ихтыяҗ булган продукцияне җитештергәннәр ---. Чын мирас

2) Эшләп чыгарылган, җитештерелгән аерым әйбер. Ә яңа продукция алуны үзләштерүче цехның беркемгә дә тынгылык бирми торган чагы. Язмышлар яңарганда. Инде белгәнебезчә, КамАЗның төп продукциясе зур йөк автомобильләре булса, аның баш продукциясе – кешеләр. Ватаным Татарстан. Шулай ук монда халыкны экологик чиста продукция җитештерү юлларына да өйрәтәчәкләр. Шәһри Казан

3) Сәнгать, әдәбият әсәре, фәнни әсәр. 1900‒1916 еллар дәвамында нәшрият көнчыгыш телләрендә чыккан басма китап продукциясенең өчтән бер өлешен үз кулында тотып килә. И.Рәмиев. [Г.Камалның] тәрҗемәчелек продукциясенең иң күп өлешен әдәби тәрҗемәчелек түгел, гади тәрҗемәчелек алып тора. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә