ПРОДУКТЛЫЛЫК и. Продукция бирү сәләте (терлекләр, кошлар тур.). Терлекләрнең нәселен яхшырту, баш санын арттыру, продуктлылыгын күтәрү --- җитәкчелек осталыгына бәйләнгән бит. Казан утлары. 2004 елда шәхси хуҗалыкларда умарталарның продуктлылыгы 2 тапкырга артык булды. Сөембикә. Савым терлегенең продуктлылык дәрәҗәсенең кимүе күп очракта республикада терлек санының кимүе белән аңлатыла. Ватаным Татарстан |