ПРОДУКТЛЫ с. 1) Кайбер сыйфатлардан соң килгәндә: продукциясе шул сыйфат белдергәнчә була торган. Әңгәмәбездә сүз, нигездә, яшь терлекләрне сәламәт итеп үстерү өчен нинди чаралар күрелеп җитми, ни өчен мул продуктлы сыерлар аз һәм башка әнә шундый сорауларны анализлауга кайтып калды. Борынгы Калатау итәгендә. Галимнең бу дәвердәге эшчәнлеген академик А.Н.Кононов «чагыштырмача аз продуктлы булган» дип саный. Фән һәм тел. Билгеле булганча, Татарстанда, Русиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, югары продуктлы һәм кышка чыдам кортлар токымы сакланып калган. Татарстан яшьләре 2) Эзләнелә торган продукты (1 мәгъ.), чималы булган, продуктив. Борау продуктлы горизонтка җитеп килә. Ш.Бикчурин. Продуктлы тау катламнары туран-сантон катламында ята һәм кремнезёмлы-цеолитлы мергелгә карый. Фән һәм тел |