ПРОДУКТИВЛЫК и. 1) Нәтиҗәлелек, продукция бирүчәнлек. Үләннәрдә чәчәк ату һәм җимеш бирү иртәрәк башлана, орлык продуктивлыгы вегетатив масса белән чагыштырганда арта. Л.Мәүлүдова. Биш ел дәвамында тәүлеккә сөт җитештерүне 700 тоннага җиткерергә планлаштыралар, моның өчен сыерларның баш саны 40 меңгә кадәр җиткереләчәк, уртача продуктивлык 8000 килограмм тәшкил итәчәк. Ватаным Татарстан 2) лингв. Продуктив (3 мәгъ.) булу. Продуктивлыгын югалткан кушымчалар хәзерге телдә яңа сүз ясамыйлар. Д.Тумашева. --- куллану ешлыгы һәм сүз ясау продуктивлыгы ягыннан төрки тамырлар үз позицияләрен югалтмыйлар. Р.Әхмәтьянов |