ПРОДУКТИВ с. 1) Файдалы, нәтиҗәле. Гадәттә, профессиональ прозаикның иң продуктив иҗат эшчәнлеге 60–70 яшьләргә кадәр дәвам итә. Р.Фәтхрахманов. Моның өчен түбәндәге эш төрләре тәкдим ителә: --- в) эшне продуктив алып бару өчен, укучыларның үзләренең язарга һәм, китап соңында тәрҗемә ителгән сүз һәм әйләнмәләрне файдаланып, бер-ике мәртәбә укып килергә тиешлекләрен аңлатырга. Ф.Вәлиева. Мәсәлән: кодрәт, куәт, көч, дәрман, хәл, җегәр, гайрәт синонимик рәтендә көч сүзе синонимик оядагы барлык сүзләрнең мәгънәсен дә берләштерә, --- нейтраль мәгънәгә ия, телдә продуктив, актив кулланылышта. Г.Галиуллина 2) Терлекчелек продуктларын күбрәк бирә торган. Эре терлекнең продуктив токымнары 3) лингв. Хәзерге вакытта киң таралган, яңа сүз һәм сүз формалары ясауда еш кулланыла торган; актив. Аффикслар үзләре кулланышы ягыннан да аерылып торалар: продуктив һәм продуктив булмаган төрләргә бүленәләр. Ф.Сафиуллина. Татар телендә исем ясаучы иң продуктив суффикс булган -лык/-лек ярдәмендә соңгы елларда да берничә дистә яңа сүз ясалды. Р.Мөхиярова |