ПРОДУКТ и. лат. 1) Кеше хезмәте, кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән әйбер, матдә, предмет һ.б. Ул соңгы елны мин хезмәт иткән сөт продуктлары заводының фельдшеры иде. Р.Зарипова. Башлангыч проект 100 мең тонна нефть продукты эшкәртүгә көйләнгән иде. Я.Шәфыйков. Игенчелек продуктларының төрләре арта ---. Урта гасырлар тарихы

2) Составы катлаулы матдәдән химик яки башка юл белән аерып алынган икенче бер матдә. Керосин, бензин ‒ нефть продуктлары

3) Азык-төлек, азык. Кием-салым да туза, ертыла, продуктлар белән тәэмин итүдә дә өзеклекләр килеп чыгарга гына тора. Ә.Хәсәнов. Әллә кайдан командир килеп чыгып, ике солдатны үз янына дәште. Бу, әлбәттә, продукт алырга. Х.Камалов. Өемдә ике суыткыч, икесе дә җан теләгән продукт белән тулы. Шатлыклы кайгы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә