ПРОДОТРЯД и. рус тар. Россиядә «хәрби коммунизм» чорында продразвёрстка нигезендә азык-төлек җыеп йөрүче эшче-крестьяннарның кораллы отряды. Бу вакытта без, продотряд булып, Идел буендагы ачларга озату өчен кулакларның яшергән ашлыкларын җыеп йөри идек. Г.Бәширов. Авылда укытучылар, өй борынча кереп, күкәй, бозау җыеп йөриләр. Революция елларындагы продотрядлар кебек. Х.Камалов. Авыл ач, авыл ялангач, авыл большевиклар җибәргән продотряд тарафыннан тоташ таланган! З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә