ПРОДНАЛОГ и. рус тар. Россиядә 1921‒1923 елларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары өчен салымны натуралата түләү. Бөтен өязләрдә, авылларда сәнәкчеләр продналог отрядларын кырып бетергәннәр. К.Тинчурин. Алар инде Ленин хакимиятенә каршы көрәшүче көч булудан туктаганнар һәм Мәскәүдән тик мәрхәмәт, продразвёрстка урынына продналог булыр дип өметләнеп көтеп яталар. З.Зәйнуллин. Үзенә бер телем икмәк тә калмый торган итеп продналог салырга кирәк аңа ---. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә