ПРОГУЛ и. рус сөйл. Сәбәпсез эшкә чыкмау (килмәү), эштән калу. Прогул язсаң – яз, мин бер атнага Казанга киттем. Н.Гыйматдинова. Бу ятим карт та бәхилләшергә җыенмый. Сәламәтлеге мактанырлык түгел, шулай да чирләмәгән чакта ул эшкә бара, һич соңармый, прогул ясамый. Р.Батулла. Өлгермәсәң – эшкә соңарасың, соңарсаң – проходнойдан кертмиләр, «прогул» куйсалар, унөченче хезмәт хакына зыян килә. К.Кәримов |