ПРОГРЕ’ССИЯ и. лат. мат. Теге яки бу тәртиптәге саннар рәтенә даими бер санны кушып бару нәтиҗәсендә (арифметик прогрессия) яки даими бер санны тапкырлау нәтиҗәсендә (геометрик прогрессия) барлыкка килә торган саннар рәте. --- инглиз экономисты Т.Р.Мальтус: «Халыкның тормыш сыйфаты аның санына бәйле; соңгысының үсеш темпы – геометрик прогрессия, ә яшәү өчен кирәк булган материаль байлык җитештерү артуы арифметик прогрессия буенча бара, һәм бу хәерчелеккә китерә», – дип яза. Р.Сафин. Аппарат якынайган саен сул күз кабагының тартуы арифметик прогрессия формуласы буенча арта бара. Р.Батулла. Ә бит аны сораучыларның саны минут саен, сәгать саен арта, арифметик прогрессия рәвешендә үсә. Х.Ибраһим |