ПРОГРЕССИ’ВКА и. рус сөйл. 1) Нормадан тыш эшләнгән продукция өчен хезмәт хакына өстәмә түләү формасы (хезмәт хакын эш нәтиҗәләреннән чыгып түләүнең бер төре). --- йөк ташу планын шул вакыт эчендә икеләтә диярлек арттырып үтәгәнбез. Күрәсезме, нинди зур отыш? – Арадан берсе балаларча беркатлылык белән: – Менә бәхет... Прогрессивканы каерабыз икән, алайса... Шулай бит?.. – дип әйтеп куйды. С.Сабиров 2) Билгеләнгән эш нормасын арттырып үтәү. --- безгә яңа буровойлар бирделәр. Аларның өчесен дә прогрессивка белән – егермешәр, егерме бишәр көнгә алдан бораулап бетердек. М.Хәсәнов |