ПРОГРЕССИВ с. 1) Акрынлап арта, көчәя бара торган; пропорциональ рәвештә үсә торган. Прогрессив түләү системасы 2) Аңлы, зыялы, алдынгы. Безнең күршедә Татьяна Николаевна Расторгуева дигән прогрессив карашлы хатын яши иде. Р.Вәлиев. Китә шуннан прогрессив татар галимнәре, әдипләре, мөгаллимнәре --- өстеннән донослар... Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. Еш кына Казан ханлыгын басып алуның Идел буе халыклары өчен прогрессив күренеш булуын аңлатылырга тырышыла. Чын мирас |