ПРОГРЕСС и. лат. Үсеш процессы кичерү, алга бару, үсеш закончалыклары нигезендә түбәнге баскычтан югарыгы баскычка күчү, камиллеккә ирешү, алгарыш; киресе: регресс. – Рәүф белән үзем сөйләшермен, – диде. – Урманда үскән бала түгел, прогрессны аңлар... А.Тимергалин. Кодрәтеңнән килсә, бер гасырга чигендереп, син безне чабата чорында яшәтер идең. Вәт прогресс дошманы! Н.Гыйматдинова. Американы ачу кешелек прогрессы үсешенә зур этәргеч булды. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә