ПРОГРА’ММАЛЫ с. 1) Программасы булган. Бу көн кич клубта шактый киң программалы концерт биреләчәк иде. Ф.Әмирхан. Төрле карточкалардан файдалану, программалы укыту элементларын кертү, һәр әйткән фикерне тәҗрибәләр белән ныгытып бару – болар бар да Зөфәр Хисамовның педагогик системасын тәшкил итә. Яфрак белән яфрак сөйләшә 2) Бирелгән программа (2 мәгъ.) буенча автоматик рәвештә алып барыла торган. Шуңа күрә һәрбер татар гаиләсендә кириллица һәм латинда эшләнгән татарча программалы компьютер торырга һәм ул Интернетка тоташтырылган булырга тиеш. Р.Хәким |