ПРОГРА’ММА и. гр. 1) Киләчәктә эшләнәчәк эшләрнең, эшчәнлекнең планы. Очышның программасын төзегәндә, баллистиканың һәм күк механикасының нинди законнарын кулланып эш итәргә? Галәмгә юл. «Федераль структуралар хезмәткәрләре, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар шушы программа буенча тораклы булу мөмкинлеге ала», – дип ассызыклады --- торак фондының башкаручы директоры. Шәһри Казан

2) информ. Бер программалаштыру телендә бирелгән, электрон-хисаплау машиналарында аерым мәсьәләләр чишү өчен әзерләнгән алгоритм. ЭВМ хәтеренә тиешле программалар салыначак. Тигез гомер итегез! Инде бүген үк барлык больничныйлар да электрон рәвештә тутырыла. Моның өчен махсус программалар булдырылган. Шәһри Казан

3) Сәяси партия, дәүләт хакимияте үзәк органнарының, җәмәгать оешмаларының яки дәүләт, җәмәгать эшлеклеләренең эшчәнлеген, максатларын, бурычларын, киләчәктәге эшләрен эченә алган, бу эш принципларын аңлатып биргән эш планы; документ. Аның тарафыннан әзерләнеп, әле күптән түгел генә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариатында тикшерелгән «Көнчыгыш халыкларын азат итү берлеге» программасын да күрсәтте Йосыф Акчурага. Р.Мөхәммәдиев. Гөлфия, син Күмер Тау тоткынлыгында яшәп, бәлки, Дамир Салиевның сайлау алды программасын укымагансыңдыр. Н.Гыйматдинова. Шул утырышта ук оешманың программасы да кабул ителде. Чын мирас

4) Берәр җыелышны, эшне, кичәне һ.б.ш.ны уздыру планы, тәртибе. Җитмешенче еллар ахырында бер төркем язучылар белән Донбасс якларына барып чыккан идек. Программада күрсәтелгән бер шахтага барганда, юл уңаенда бер авыл хуҗалыгына кереп чыгарга булдык. Казан утлары. Бәйрәм программасын алып барган Рушания ханым Алтайның телгә осталыгы, ягымлы тавышы тамашачыларның күңелен яулады. Сөембикә

5) Концертта, театрда, циркта һ.б.да куела, уйнала торган әсәрләр, номерлар җыелмасы; радио, телевидение тапшыруларының планы. Программаның икенче бүлегендә чегәннәр чыгышы – билгеле бер сюжетка корылган, җыр һәм биюләрдән гыйбарәт тамаша күрсәтелә иде. Р.Кәрами. Вакытлыча Саратов радиосында программалар чыгаручы булып урнашкан иде. Р.Мөхәммәдиев. Кичә кич телевизорда «Вакыт» программасы күрсәтелеп беткәч, гадәтенчә, Айзат бераз һава суларга чыгып китте. Язмышлар яңарганда

6) Уйнала торган әсәрләр һәм шул әсәрдәге рольләрне башкаручыларның исемлеге; шулар язылган (басылган) кәгазь. Программа актарган булып, күршесенең ниндирәк кош икәнлеген чамалап утырды ---. Г.Мөхәммәтшин. Театр программасы. Концерт программасы

7) Укытыла торган фәннең кыскача эчтәлеге һәм методологик күрсәтмәләре бирелгән аңлатма. – Унынчы класс программасын үзләштерү җиңелгә килсен дисәң, сигезенче-тугызынчы класс программасын кабатларга кирәк, – диде ул. З.Вәли. Укытучылар: «Программадан тәмам артта калабыз, укытучыларның күбесе яшьләр, тәҗрибәләре юк, методиканы белмиләр, төшкә хәтле укытыйк та төштән соң кырга чыгарбыз», – дип гозерләп идарәгә бардылар. А.Гыйләҗев. Әмма Г.Фәхреддинов программаны таркау ясалган дип саный һәм, кайбер пунктлары башлангыч мәктәп өчен туры килмәгәнгә, аннан берникадәр читләшергә дә мәҗбүр була. Чын мирас

8) Берәр уку йортында, факультетта, курста укытыла торган фәннәр җыелмасы. Тугыз ай эчендә Айсылу филология факультетының берничә курс программасын тәшкил иткән әдәбиятны үзләштергәнен үзе дә сизми калды. Р.Хәбибуллина. Университет программасы нигезендә югары уку йортлары соңга таба Мәскәүдә --- һәм Киевта оештырыла. Сөембикә

9) Музыка әсәренең темасы, сюжеты. «Сүзсез җыр», «Сагыш», «Уйлану» кебек исемнәр инструменталь музыканың эчтәлегенә бер төрле дә программа бирмиләр, ә бары әсәрнең күңел кәефен генә билгелиләр. Җ.Фәйзи. [Симфоник поэманың] төп программасы итеп Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романындагы вакыйгаларны, бигрәк тә соңгы кузгалышны алдым. А.Вәлиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә