ПРОГНОЗ и. гр. 1) Фәнни мәгълүматлар нигезендә берәр вакыйганың, эш-хәлнең, күренешнең киләчәге, нәтиҗәсе турында алдан әйтеп кую. Газеталар минем хакта ни язалар? Ниндирәк прогнозлар бар? А.Гыйләҗев. Ләкин үз оешмасы булган ЦРУның эш алымнарын ул яхшы белә, анда һәрнәрсә тикшерү-анализлау, исәпләп санап чыгару, прогноз һәм фәнни фаразлауга корылган. Р.Мирхәйдәров. Прогнозга килгәндә исә, ул төрлечә булырга мөмкин. Кайбер очракларда үсешнең тизләнгән темпы артында, чыннан да, гаҗәеп сәләтләр була, икенче бер очракларда --- тора-бара үсеш акрыная, һәм сабый --- гадәти балага әйләнә. Тигез гомер итегез!

2) Метеорологик мәгълүматларга таянып, алдагы көннәрдә һаваның ничек булачагын билгеләү. – Без бит сезгә бары тик прогноз буенча көтелгән һава турында гына мәгълүматлар бирдек, – дип тәмамлый ул гадәттә үзенең сүзен. Р.Ибраһимов // Шундый мәгълүмат. Тора-бара һавалар бюросының район үзәгеннән бирелә торган прогнозларын да телефон аркылы ул үзе кабул итә башлады. Г.Галиев. Җәй озын, прогноз яңгыр булуын әйтми әле. Х.Сарьян

3) мед. Авыруның ничек узуына карап, аның нәтиҗәсен алдан әйтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә