ПРОВОКА’ЦИЯЛӘҮ ф. Провокация ясау. Тапсыннар, белсеннәр, нинди кабахәт провокацияли икән аны. А.Расих. Аның шулай артык дәрәҗәдә ашкынып, әле юньләп белеп тә бетермәгән кешегә серен бик тиз ачуын ошатып бетермәде Миңнулла. Моны мине провокацияләү өчен утыртканнар булса кирәк, дип шикләнде. В.Нуруллин. --- солыча орлыклары шытып чыгалар. Яшел энәләр җир өстен каплый, һәм шытымнар өстенә дисклы культиватор кертәсең. Бу – солычаны «провокацияләү» дип атала. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә