ПРОВОКА’ЦИЯ и. лат. 1) Сугыш конфликты китереп чыгару максаты белән алып барылган агрессив эш. Аннары өмет белән үзен-үзе тынычландыра: «Бу хәл – фәкать дошман провокациясе, чөнки Германия белән Советлар Союзы арасында килешү пакты бар». Х.Камалов. Парадка әзерләнү крепость алырга әзерләнүдән ким булмады. Немецлар ягыннан провокация көттеләр. Р.Хәбибуллина 2) Нәрсәне дә булса тар-мар итү, зәгыйфьләндерү, таркату максаты белән алып барылган хыянәтчел эш. Провокациянең монысы да үз бурычын арттырып үтәде. Инде өйнең иң түрендә җәелеп утырган председатель кинәт сикереп торды. Ә.Баян. – Провокация ич бу! – диде Солтангалиев җаны әрнүгә түзә алмыйча. – --- Аны үз милләттәшләре алдында явыз большевик, дошман кеше итеп күрсәтү кемгә кирәк икән? Р.Мөхәммәдиев. Зариф абзый аны, провокация, кешеләрне советка каршы кую өчен махсус оештырылган эш, дип атады. Ф.Сафин 3) мед. Авыруны ясалма рәвештә кузгату, көчәйтү 4) а.х. Орлыкның шытуын ясалма рәвештә тизләтү. Икенче, өченче елларны рәис үзе чәчү алдыннан дүрт-биш көнне отарга, солычага «провокация» ясарга булышты. Х.Камалов |