ПРОВОКАЦИОН с. Провокация, котырту, эшне бозу максаты белән эшләнгән. Бер көнне Казан дәүләт университетының төп бинасында «Эфир» телекомпаниясе хәбәрчесе бер татар егетенә: «Татар теле сезгә кирәкме?» – дигән провокацион сорау бирде. Т.Миңнуллин. Тарих галиме Р.Нәфигов язганча, «татарлар арасында панисламизм эзләү – патша самодержавиесенең провокацион уйдырмасы ул». Ф.Галимуллин. Спектакль башланыр алдыннан, махсус әзерләнеп киленгән бу провокацион сорауларга җавап биреп тормаска да була иде. Р.Вәли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә