ПРОВОКА’ТОРЛЫК и. Провокатор, яшерен агент булу. Провокаторлык, шымчылык, хыянәтнең гомум символын белдергән җыелма образ ул Шәүлә. Р.Фәйзуллин. С.Рәми дә --- җавапсыз калмый. Үзен «таңчы» дип атаганы өчен, Г.Тукайны провокаторлыкта гаепләүгә кадәр барып җитә. М.Гайнетдинов. Милли идеяне югары күтәрүчеләрдән булган бу шәхеснең провокаторлык белән шөгыльләнә башлавы, бәлки, татар дөньясына социалистик идеяләр үтеп керү белән килешергә теләмәвеннән килеп чыккандыр. Д.Заһидуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә