ПРОВОКА’ТОР и. лат. 1) Яшерен оешма әгъзаларын полициягә (гестапога һ.б.) тотып бирер өчен, шул оешмага үтеп кергән агент. Тик шуны онытмагыз: арагызда сатлыкҗан һәм провокатор кала. Р.Мөхәммәдиев. --- тентү вакытында листовка табылган бик күп кешеләр кулга алынган иде. Безнең арага гестапо провокаторы үтеп кергәнлегенә бернинди шик калмады. Р.Мостафин. Шуңа күрә ул менә бирегә, үз иленә, үз милләттәшләре арасына дөресен сөйләү өчен кайтты. Телиләр икән, аны хыянәтче, провокатор дип атасыннар, әмма татар милләте бу кара исемне күтәрергә тиеш түгел. Ф.Бәйрәмова

2) Коткы таратучы, коткы салучы, котыртучы, провокация ясаучы. Кулаков вә башкалар үзләренең провокаторлары аша сезнең арагызда төрле язулар тараталар. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә