ПРОВОДНИК и. рус Вагонда юлчыларга хезмәт күрсәтүче, чисталык, тәртип саклаучы тимер юл хезмәткәре. Кат-кат чакырып та врач --- табылмагач --- поезд бригадиры һәм проводниклар дүртенче вагон коридорында тәмәке тартып торучы ир янынарак тартылдылар. А.Гыйләҗев. Иртәгесен бу хәлне проводник – вагон эшчесе күреп алган да бер тукталышта милиция хезмәткәрләренә җиткергән. С.Зыялы. – Казан! Казан! Подъём! Постельләрне тапшырабыз. – Вагон буйлап проводник хатынның коры, яңгыравык тавышы тәгәри. Р.Габделхакова |