ПРОВИ’НЦИЯ и. лат. 1) тар. Борынгы римлылар тарафыннан басып алынган һәм Рим баскагы идарә иткән өлкә, ил. Сәләтле һәм тырыш европалыны император да ошата; ул Маркога төрле җирләрдә булуны таләп итә торган төрле эшләр йөкли, аннары бер провинциягә идарәче итеп билгели. Урта гасырлар тарихы

2) тар. XVIII гасырда Россиядә административ-территориаль берәмлек, губернаның бер өлеше

3) Кайбер илләрдә административ-территориаль берәмлек, вилаять. --- көнчыгышта Тын океанга кадәр, Көньяк Себер далаларын, Якын һәм Урта Азияне, Кытайның төп провинцияләрен үз эченә алган --- Монгол империясе барлыкка килә. Ф.Урманче. Дәүләт телләрен тигез дәрәҗәдә куллану мәсьәләсен өйрәнеп, бик күпләр Канаданың Квебек провинциясенә барып кайттылар. Р.Миңнуллин. Тагын унөч провинция һәм автономия җирләре яшелләндерелә башлаячак. З.Фәйзи

4) Илнең башкаласыннан, зур үзәкләрдән ерак булган җир, өлкә, периферия. Үзәктә кырыкмаса-кырык төрле җаваплы вазифасы бар дип тормыйлар, үзе белән киңәш-табыш итәргә кирәк санамыйлар, ул «провинция»гә җибәрелә. Р.Мөхәммәдиев. --- бу Бәләбәй шәһәрмени соң ул? Тузан оясы и гап-гади провинция инде! В.Имамов. Казанны гадәти бер провинция шәһәре итеп калдыру, башкала дигән рухны халык аңында бетерүне большевиклар гаҗәп дәрәҗәдә уңышлы башкаралар. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә