ПРОВИНЦИАЛЬ с. 1) иск. Провинциядә (4 мәгъ.) булган; провинциядә хөкем сөргән. Без язганнарны тәрҗемә итеп, Мәскәү театрларында куймакчы. Без икебез дә --- елмаеп тыңлыйбыз. Чөнки икебез дә беләбез: тәрҗемәләрен түгел, үзе язганнарын да Мәскәүдә куймыйлар, провинциаль театрларда гына куела. Т.Миңнуллин. Провинциаль TB булудан туктау өчен безгә, һичшиксез, татарлар яши торган зур регионнарда корпунктлар булдырырга кирәк. Р.Миңнуллин. Бу театрда талантлы һәм индивидуаль үзенчәлекләре, осталыклары нигезендә оешкан артистларны берләштерүче чын профессиональ труппа тупланган. Биредә бернинди провинциаль премьерачылык юк ---. Д.Гыймранова

2) Зур шәһәрләрдән читтә урнашкан (урын, җир тур.). Бу инде сиңа ниндидер авыл гына түгел, хәтта провинциаль шәһәр дә түгел: бу – Ка-зан! Х.Ширмән. Әгәр дә Казан Россиядә район дәрәҗәсендәге бетәшкән бер провинциаль шәһәр булса, Тишков сөенер иде дә, әмма, нишләмәк кирәк, татарлар алай уйламый шул. Т.Миңнуллин. Казан хәтле Казанның үзендә туып үскән, Ленинград кадәр Ленинградта биш ел гыйлем алган Кларабыз, понимаешь, караңгы бер провинциаль шәһәргә юлыктым дип кенә, безгә килүенең беренче көннәреннән үк аягына чүчинкә алып кимәде. А.Хәсәнов

3) иск. Диалекталь, берәр диалектка хас булган. Әче, әчү дип сөйләү фәкать Арча ягына хас, әмма әченең даирәсе киң ---. Бездә әле мондый сүзләрнең күпчелеге дә дияргә ярый, кайсы әдәби, кайсы провинциаль булуы билгеләнеп җитмәгән. Җ.Вәлиди

4) күч. Тар, колачсыз, масштабсыз. Озак вакытлар дәвамында сакланып килгән чикләү-тыюлар, түбәнсетү-рәнҗетүләр (бигрәк тә адым саен милләтчелектә гаепләүләр), провинциаль фикерләү рәвеше буларак, кыюсызлык, чикләнгәнлек, мәнфәгатьләр тарлыгы сыйфатында калкып чыга. Ә.Закирҗанов

5) күч. кимс. Беркатлы, хәйләсез (кеше тур.). Үз нәүбәтендә Нагиев та тәкәллеф күрсәтү ягыннан провинциаль сәүдәгәрдән калышмый иде. Ф.Хөсни. Халыкара күргәзмәдә катнашу өчен, Мөхәммәт Уразовны артык провинциаль һәм әлегә чак кына җитлегеп бетмәгән, диделәр. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә