ПРОВИНЦИАЛ и. рус иск. 1) Провинциядә (4 мәгъ.) яшәүче кеше. Гадәти дип, үзгә фасон белән тегелгән демисезон пальтосы һәм мехсыз бүреге дә Азатны безнең кебек провинциаллардан аерып тора иде. А.Тимерханов. Кешеләр үзләрен провинциал дип хис итмәгән җирдә, шәһәрдә ничә кеше яшәвенә дә, «үзәк»тән ерак урнашуына да карамастан, театрлар үсә һәм таныла. Сәхнә 2) сөйл. Провинциядә яшәүчеләргә хас гадәтләре, сыйфатлары булган кеше; тар карашлы кеше (гадәттә түбәнсетү, кимсетү төсмере белән әйтелә). Бу – үзенең фантазиясе белән күгәрчен оясыннан узалмаган провинциал иптәш белән провинциал булып сүз көрәштереп торасым килми. Ә.Фәйзи |