ПРОБЛЕ’МАЛЫЛЫК и. Проблемалы булу. Проблемалылыкны теге яки бу кимчелекләрне, җитешсезлекләрне ачу белән генә бәйләп карау мәҗбүри түгел. Р.Мостафин. Тормышны тою һәм дөнья белән актив элемтәдә булу А.Гыйләҗев әсәрләрендә перспективалы проблемалылыкка китерә. М.Вәлиев. Проблемалылык әсәрнең иң әһәмиятле үзәген тәшкил итә, төп идея, тенденцияләр юнәлеше һәрчак игътибар үзәгендә. Р.Зарипова |