ПРОБЛЕ’МАЛЫ с. Нинди дә булса проблеманы чагылдырган, берәр проблеманы тикшерүгә, хәл итүгә багышланган, катлаулы мәсьәләне эченә алган. Безнең редакторга тормышчан – проблемалы мәкалә язып китерсәң, коты чыга. Ax, тегеләй уйламагайлары, бүтән төс бирмәгәйләре дип, шомарта-шомарта, әйбернең җанын калдырмый. Х.Камалов. Мин, мәсәлән, проблема эзләп маташмыйм. Чөнки, әгәр мин бүгенге көндә яшим икән, ни генә язсам да проблемалы була. Ф.Яруллин. Әйе, җитди проблемалы драмалар сирәк туа. А.Әхмәдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә