ПРО’БКА и. рус 1) Электр саклагычының бер төре. Бер биш минут артык утырдыңмы – яткан җиреннән торып, счётчикның пробкасын борып алып куя. Х.Сарьян. Әнә малайлар --- коридорда кызларны кыскалыйлар, шуның өчен хәтта тулай торакта пробкаларны борып алалар яки электрны бозып куялар. В.Астафьев 2) сөйл. Юлларда яки елга кичүләрендә транспорт берәмлекләренең артык күп җыелуы нәтиҗәсендә, хәрәкәт әкренәю яки бөтенләй тукталу күренеше. Кама тамагында һәрвакыт хасил була торган «пробка» борчый аны. Г.Иделле |