ПРО’БА и. рус сөйл. 1) Нәрсәнең дә булса анализ, тикшерү, сынау өчен алынган өлеше. Аш пешкәч, устав буенча башта пробаны доктор алырга тиеш бит. Поварның журналына язарга тиеш. М.Мәһдиев. Ул керннарның нинди тирәнлектән алынганлыгын, нинди катлаудан һәм нинди токымнан икәнлеген язып, җыеп бара. Һәрбер пробага аерым паспорт төзи. М.Хәсәнов. Проба ясап карадым. Әллә көмешкә йоттым, әллә ялкын йоттым. Шатлыклы кайгы 2) Эретмәгә кушылган алтынның яки көмешнең микъдары; шундый эретмәләрдән ясалган алтын, ак алтын, көмеш әйберләрдә шул микъдарны күрсәтә торган келәймә. [Егет:] Оһо! Алтын балдак! Каян алдың мондый затлы нәрсәне? [Ир:] Свияжски төрмәсендә махсус заказ белән эшләделәр. Менә пробасы. Аманулла. Проба сугу. Туксан алтылы проба |