ПРИЮТ и. рус Ятим яки тәрбиячесез калган балаларны тәрбияләү учреждениесе; балалар йорты, ятимханә. Приютта үскән балалар яшьтәшләреннән соңрак тәпи китә, соңарыбрак телләре ачыла, акыл үсеше белән арттарак кала, диләр. М.Маликова. Сүзе беткәч, үзе сорар: «Әни, ник мине приютка бирдең?» – дияр. Ә.Баян. Аннары бераздан абый мине приютка, Рәсәйдән килгән ач балалар йортына урнаштырды. Ә.Еники // Тәрбиячесе булмаган олы кешеләрне, инвалидларны тәрбияләү урыны; картлар йорты. Приюттагыларның күбесен балалары түгел, туганнары бирегә китергәннәр икән. Авылдашын гына түгел, газиз әнисен, әтисен дә приютларга илтеп куючылар җитәрлек бит. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә