ПРИЧЁСКА и. рус Баштагы чәчләрнең билгеле рәвеш биреп кистерү яки тарау, бөдрәләтүдән соң килеп чыккан торышы. Чигәләре тирәсенә таба шомартып тарап куйган чәчләре кызның чиста маңгаена һәм күзләренә аерым бер матурлык биреп тора, гомумән, кичке причёскасы аны танымаслык иткән иде ---. Р.Мирхәйдәров. Чәченә матур причёска ясаган, кирпеч төсле күлмәге килешеп тора, аякларында капрон оек. Р.Хәбибуллина. Кыска чәчен кабартып, матур итеп причёска ясаган ---. Р.Кәрами |