ПРИЧАЛ и. рус 1) Пристаньның катер, пароходлар туктау, йөк төяү һәм бушату өчен җайланмалары булган урыны. Пыяла вокзал каршындагы причалларга су өстеннән таудай калкып менгән дизель-электроходлар килеп туктаган. Х.Сарьян. Теплоход причалдан ераклашкан саен, кояш та болыт астыннан күбрәк чыга барды. Г.Әпсәләмов. Безнең метеор алтмыш өченче причалдан сәгать бердә кузгалачак икән. М.Галиев 2) Судноны пристаньга бәйләп куя торган юан аркан |