ПРИЦЕЛ и. рус сөйл. Утлы коралларда төз атуны тәэмин итү өчен куелган җайланма, төзәгеч. Взвод командиры Вася Сторублёвцев прицелга текәлгән килеш җан биргән. Ш.Рәкыйпов. Мушков шунда ук орудие янына сикереп менде, --- прицелны чамаларга итте, --- көпшәне турыларга маташты. Х.Камалов. Бер җәйнең уртасында Кирянов «Динамо» тирына күнегүләргә йөргәндә, --- мылтыкка куя торган оптик прицелны урлый. Ф.Вәлиәхмәтов

Прицелга алу Мылтыкны, тупны һ.б.ш.ны берәр предметка турылап төзәү. Әле [төшкән] снарядлар безнең позицияләрне якты чакта прицелга алу [өчен] булган. И.Гази. Гаптерәхим агай көн саен, таң алдыннан фермага килеп, дүрт аяклы «кошчы»ны прицелга ала торган булды. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә