ПРИТОН и. рус Әдәпсезлек, бозык эшләр өчен җыела торган урын, йорт. [Әхмәт:] Нинди кешеләр кирәк тагын, әллә притон дип белдегезме, монда һаман җыелып карта уйнап ятарга? Г.Камал. --- безнең Казанда яшерен притоннар оештырган стилягаларның Бауман урамын, Америка формасына охшатып, ниндидер «стрит» дип атап йөртүгәчә барып җитүләре очраклы түгелдер. Х.Туфан. [Наил:] Коммерсант булса, шушы бүлмәне склад урынына да тотуы ихтимал. Мафиозник бу. Монда притон урнаштыруы да мөмкин. З.Хәким



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә