ПРИСЯ’ЖНЫЙ и. рус Суд эшләрен тикшерүгә катнаштырыла торган кеше. Залга бер-бер артлы присяжныйлар керә башлады. М.Галәү. Халык хөкем залына кереп, эскәмияләргә утырыша башлады. Залга бер-бер артлы присяжныйлар керде. Р.Гайфуллина. Ул чорда суд приставлары присяжный утырышчыны суд залыннан чыкканда озату, халыкны билетлар буенча суд залына кертү вазифаларын үти. Гасырлар авазы |