ПРИ’СТАНЬ и. рус Сулык ярында пароходлар, суднолар туктау, йөк бушату яки төяү, пассажирлар төшерү яки утырту өчен махсус җиһазланган урын, корылма. Менә, күп булса 150–200 адымда гына, сирәк утлары белән җемелдәп кечкенә пристань күренә. Ә.Еники. Безне, җилтерәтеп, сәгать ярым эчендә Чаллы пристаненә китереп җиткерделәр. Р.Хәбибуллина. Малайлар, ак-кара күрми, нәкъ менә шушы паром борынын китереп төртә торган сөзәк яр буена – Каргалы халкы әйткәнчә, пристаньга юнәлделәр. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә