ПРИ’СТАВ и. рус 1) Патша Россиясендә җирле полиция башлыгы. Менә бер-бер артлы присяжный заседательләр – антлы утырышчылар килә башлады. Хөкем эшләре приставы, секретарь – сәркәтиб ярдәмчесе дә күренде. З.Бигиев. Әле кайчан гына авыл халкы становой пристав белән урядникны бер чакрымнан бүрек салып, бил бөгеп каршы алырга мәҗбүр иде. Г.Бәширов. Ул китәм дигәндә, ишек ачыла да, аннан дөбердәп участок судьясы, прокурор ярдәмчесе, пристав һәм пүнәтәйләр керә. Ә.Баян 2) Хәзер: суд карары үтәлешен күзәтүче. Узган атнада ир-ат суд приставлары янына 5 һәм 50 тиеннәр, 1 һәм 2 сумнар салынган 8 капчык күтәреп килгән. Ватаным Татарстан |