ПРИПАС и. рус сөйл. Туплардан, мылтыклардан һ.б.ш.дан ату өчен снаряд, патрон. Кыш көне ау билеты булганнарга мылтык, припаслар, кирәк нәрсәләрен бирәм. Г.Мөхәммәтшин. Аларны район үзәгенә – аучылык хуҗалыгына илтеп тапшырган кешегә он я ярма һәм мылтык припаслары бирәләр иде. З.Фәйзуллин. Бар укыту пунктлары пневматик вак калибрлы мылтыклар, Калашниковның кул пулемётлары, командир ящиклары, гранаталар, ату кораллары өчен припаслар белән тәэмин ителделәр. Г.Шакиров |