ПРИОРИТЕТ I и. нем. Фәнни ачыш ясауда, тикшеренүдә, уйлап табуда һ.б.ларда беренчелек. «Моны берәр шагыйрь әйткән», – диючеләр дә бар иде. Ләкин барыбер моның приоритеты халыкка кайтып кала. Х.Туфан. Дөньяда тагын приоритет дигән нәрсә дә бар бит әле. Андый проблема Гаяз Исхакый мирасын халкыбызга кире кайтару буенча беренче адымнарны ясаганда килеп туды. Ә.Рәшит. – Чакыру приоритеты бездә булырга тиеш, – дидем мин, бу акыллы сүзләр белән килешеп. – Башта без шалтыратсак, үзебез мәҗлес җыя идек, дип тырылдый алмаслар. Г.Мөхәммәтшин |