ПРИНЦИПИА’ЛЬЛЕК и. Билгеле бер принципларны теориядә һәм тормышта эзлекле рәвештә үткәрү; принципиаль булу. Ә бит безгә күп вакыт принципиальлек җитми, ирләрчә катылык җитми. Ф.Яруллин. --- без менә шул принципиальлегебез, булган кимчелекләргә күз йоммавыбыз, аны йөзгә бәреп әйтүебез һәм шуны күтәрә алуыбыз белән аерылып торырга тиешбез. Р.Кәрами. 16–17 яшьлекләргә кискенлек, принципиальлек, артык горурлык, үз «мин»ен еш кына югары кую, гаделсезлекне авыр кичерү хас. Ә.Закирҗанов |