ПРИНЦИПИАЛЬ с. 1. 1) Принциплар (1 мәгъ.) белән бәйле, принципларга нигезләнгән, предметның, күренешнең асылы белән бәйле. Бу кулга алыну аның милли республикалар ихтыяҗын кайгыртуы һәм XII съезддагы принципиаль чыгышы өчен кайбер иптәшләр тарафыннан үч алу буларак аңлашыла. Р.Мөхәммәдиев. Шушы кыска гына әңгәмәдә автор сержант Шилов теле аша тыл белән алгы сызык арасындагы принципиаль аерманы ассызыклап бирә. Р.Фәтхрахманов. --- барлык империя структуралары да хатын-кызларны ир-егетләр белән бергә укытуның принципиаль дошманнары була. Сөембикә 2) Берәр нәрсәнең асылына, нигезенә кагыла торган; әһәмиятле, мөһим. Фәйзуллин үзенең берничә принципиаль төзәтмәсен тәкъдим иткән иде. Н.Нәҗми. Казан тарихчыларының соңгы вакыттагы эзләнүләренең принципиаль яңалыгы нидән гыйбарәт? С.Ибраһимова 3) Билгеле принципларга гына таянып эш итә, шул принциплардан читкә тайпылмый торган. Иптәшләр, принципиаль булырга тырышыйк. Вак-төяк нәрсәләргә артык тукталып тормыйк. Н.Акмал. Кешенең дөньяга принципиаль карашы – «ярый», «ярамый» – еллар үткән саен үзгәрә. Ш.Галиев. Беренчедән, шуны искәртеп китәсем килә: миңа иптәшләрнең принципиаль чыгышлары ошады. Шатлыклы кайгы 2. рәв. мәгъ. 1) Нигездән, тамырыннан, асылыннан. Драматик көрәшнең идея эчтәлеге белән [әсәр] тегеләрдән принципиаль аерыла. Г.Нигъмәти. Харәземшаһка каршы сугышка хәзерләнергә керешкәч тә, Чыңгыз хан, беренче чиратта, үзенең нәкъ шул сугышка принципиаль каршы булуы турында --- искәртә. М.Гайнетдинов 2) Билгеле бер принципларга таянып, шуннан читкә тайпылмыйча. Мәсьәләне принципиаль хәл итү |