ПРИ’НЦИП и. лат. 1. 1) Теория, тәгълимат, фән һ.б.ш.ның төп, нигез кагыйдәсе, тезисы. Ул бәйнә-бәйнә милли-мәдәни автономияне тормышка ашыру юллары һәм принциплары турында сөйләде. Р.Мөхәммәдиев. Бу тартыкны язуда бердәй орфографик принцип (график принцип) сакланса да, кызганыч ки, хәзерге татар әдәби телендә аны бозып әйтүләр еш күзәтелә. Р.Абдуллина

2) Берәр төр эшчәнлек өчен кирәкле төп кагыйдә, күрсәтмә. Г.Фәхретдинов, нигездә, төгәл фәннәр буенча мөгаллим булса да, тарих дәреслеге төзү принципларын --- да яхшы белгән. Чын мирас. Эш принциплары. Тарихилык принцибы

3) Берәр нәрсә турында төп фикер, төп караш. Шигырьдә билгеле бер принцип саклану аны әдәби матурлый. М.Җәлил. Әтисе Гафур абый – кырыс холыклы, гадел, кайчагында артыгы белән гадел, үз принципларына тугры кеше. А.Әхмәтгалиева. Безнең өчен кемдер килеп эшләр әле, дигән принцип белән яшибез әле һаман да. Р.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. принципта. Нигездә, асылда. Демократияне милли азатлыктан аерып карарга ярыймы? Принципта бу мөмкин әйбер түгел, чөнки теләсә кайсы демократия милли азатлыктан башлана. Р.Хәким. Күмәкләп эшләү авыл өчен принципта бөтенләй үк ят гадәт түгел. Ф.Хатыйпов. Аерым шартларда кеше тиресе кисәкләре бик озак вакытлар саклана икән. Дөресме шул? Принципта – дөрес. Галәмгә юл



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә