ПРИНЦЕ’ССА и. нем. 1) Көнбатыш Европада король яки кенәз гаиләсе әгъзасы булган хатын-кызның титулы; шул титулдагы кеше

2) Принц хатыны яки кызы. Барысы да акылдан язар дәрәҗәдә аңа гашыйк булганнар бит, мин инде син дә шуңа табынгансыңдыр дип уйлаган идем. Чынлап та, принцесса шикелле ич, күр әле ---! Р.Мирхәйдәров. Гасимә аның каршына килде дә, яшь принцесса шикелле бик җиңел һәм итагатьле реверанс ясап: – Хөрмәтле галиҗәнап Фәләх хәзрәтләре, рәхим итегез, табын әзер! – диде. В.Нуруллин. --- бөек урыс Владимир шуннан соң византияле принцесса Аннага өйләнү бәрабәренә бөтен Русьны чукындырып ташлый. З.Хөснияр

3) Яраткан хатын, кыз бала, сөйгән яр. Янымда – кыска күлмәкле, яңгыр тамчыларыннан таҗ кигән принцесса. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә