ПРИНЦ и. нем. Көнбатыш Европада король яки кенәз гаиләсе әгъзасы булган ир-атның титулы; шул титулдагы кеше. Принц, акуладан саклану өчен, солдатларыннан койма ясатып, диңгез эчен уратып алды да, шунда су коендык. М.Галиев. Шуннан шатлыгыннан айга сикерердәй булды, чөнки шул мәлдә ул Илнурны ак аттагы принц дип кабул итте. Ф.Җамалетдинова. Генрих III һәм тәхет варисы принц Эдуард әсирлеккә төшәләр. Урта гасырлар тарихы |