ПРИ’НТЕР и. ингл. информ. Компьютерга яки башка цифрлы җайланмаларга (мәс., фотокамерага) тоташтырылган, текстны, сурәтне кәгазьгә, калькага, үтә күренмәле плёнкага бастырып чыгару җайланмасы. Документ компьютерда җыелып, принтерда басылгандыр... М.Маликова. Компьютер, принтер кебек товарларның биш-алты фирма тарафыннан тәкъдим ителүенә караганда, илне компьютерлаштыру киң җәелгән булырга тиеш. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә