ПРИ’МУС и. лат. иск. Керосин, спирт һ.б.ш.ларны насос ярдәмендә горелкага өрдереп яндырыла торган һәм шуның өстендә кайнар ашлар әзерли торган прибор. Почмакта, примус астындагы ярыкта, ачкыч бар. А.Гыйләҗев. Бухгалтерның хәләл җефете примус яныннан өстәл янына килде. Г.Галиев. Арырак үткәндә, уртак кухня күзгә чалынды. Кечкенә өстәлләр тезелгән, һәр өстәлдә примус иде. Х.Камалов |