ПРИМИТИВЛЫК и. 1) Катлаулы мәсьәләләргә чиктән тыш гади, өстән-өстән генә караш. Бу елларда чыккан музыка әсәрләренең күбесе техника ягыннан түбән торалар һәм примитивлык белән күзгә бәреләләр иде. М.Җәлил. Шулай итеп, укучыларыбызны примитивлыкта, шигъриятне аңламауда гаепләүдән элек, безгә әүвәл үз иҗат «цехыбызда» байтак нәрсәләрне үзара ачыклыйсы бар әле. Р.Фәйзуллин. Музыка сәнгате чүпләнмәскә, примитивлык белән пычранмаска, табигый сафлыгын, пакьлеген югалтмаска дигән объектив фикергә таянып эш итә. М.Макаров

2) сәнг. XIX‒XX гасыр буржуаз сәнгатенең төшенкелек белән сугарылган күп агымнарына хас булганча, примитивка иярү, аңлы рәвештә гадиләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә