ПРИМИТИВЛАШУ ф. Гадиләшү. Әдәбият үсешенә тоныклану, сорылашу янаганда, урта кул өстенлек иткән примитивлашу юлына борылыш башланачак көннәрдә беренчеләрдән булып --- Дәрдемәнд шигъриятен шул котылгысыз хәвефкә каршы аякландыра. М.Гайнетдинов Примитивлаша бару Торган саен күбрәк примитивлашу. [Маймыл]ларның нәселләре еракка киткән саен, түбәннән түбәнгә төшә барып, примитивлаша барып, яшәүче арка сөяксез мәхлукларга барып тоташа. Г.Гобәй Примитивлашып бетү Тәмам, тулысынча примитивлашу |