ПРИМИТИВЛАШТЫРУ ф. Гадиләштерү, садәләштерү. Без бит төрекләрне, шул исәптән Төркияне дә аз беләбез. Белгән атлы булсак та, бик гадиләштереп, --- примитивлаштырып күрергә, аңлатырга омтылабыз. Р.Мөхәммәдиев. Ләкин халыкчанлык төшенчәсе ул гадилекне дә үтә гадиләштереп, «әнә килә афтамабил» дип примитивлаштыру түгел бит әле. Р.Әхмәтҗан. --- сәясәтчеләрнең кылган эш-гамәлләре, кайчак чыгышларыннан таныла торган фикерләр дә бар. Шуларны соң чиккәчә гадиләштерү-примитивлаштыру көлке тудыра, гротеск алымына әйләнеп китә. Д.Заһидуллина

Примитивлаштырып бетерү Бөтенләй, тулысынча примитивлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә